“Исәнме, мәктәп” дигән дәрес

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

“Шатлык” приютында беренче классларны мәктәпкә әзерләү программассы нигезендә кече мәктәп яшендәге балалар белән “Исәнме, мәктәп” дигән дәрес үткәрелде. Максаты балаларны социаль-психологик яктан мәктәпкә җайлаштыру, белем күнекмәләрен җиңел үзләштерергә булышу.

Дәрестә рәсемнәр ярдәмендә биремнәр бирелде. Һәр биремне карап, куелган сорауларга җаваплар табылды. Балалар бирелгән дидактик биремнәргә дә тиз җавав таптылар.

Аруны бетерү өчен физкульт минут үткәрелде.

Дәрес ахырында балалар “Җавап тап” дигән уены уйнадылар.

Сайланылган методлар, белем бирү күнекмәләре куелган максатларга, биремнәргә, яшь үзенчәлекләренә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International