Питрәч муниципаль районы

Ул кадерле әни, яраткан дәү әни

11.12.2017

Әлфия апа, тыл һәм хезмәт ветераны, күпне кичергән сугыш чоры баласы.

Аның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш башланганда, аңа әле нибары 13 яшь кенә була. Ул башлангыч белем генә алып кала. Тормыш авыр, гаиләләре ишле була, укуны дәвам итә алмый. Көче җитәр-җитмәс, аны олылар белән урман кисәргә җибәрәләр, тылдагы барлык авыр эшләр алар җилкәсенә төшә.

Әлфия апа, Фәсхетдин абый һәм Гайникамал апа гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Ул 1927 елның 2 декабрендә, Иске Йорт авылында туа. Алар гаиләдә биш бала: дүрт кыз, бер малай булалар. Сугыш башланганда, өч апасы да тормышта була, абыйлары Шәмсетдин дә өйләнгән була, гаиләсе белән әниләре янында яшиләр, сугыш башлануга абыйларын сугышка алалар. Тормыш карт әти-әниләре һәм яшь кыз Әлфия өстендә кала. Әти-әниләре көне-төне эштә, бөтен ир-атлар сугышта, тылдагы барлык хезмәт олылар һәм яшүсмерләр кулына кала. Әтиләре мал табибы булып хезмәт куя, әниләре көндез кырда эшли, төнлә көлтә ташый.

Әлфия апа, 1952 елны шул авыл егете Галиулла абыйга тормышка чыга. Аның белән биш бала: өч кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр. Аларны олы тормыш юлына чыгаралар: малайларны өйләндерәләр, кызларны тормышка бирәләр, бишесенә дә зурлап туй ясыйлар. Балалары барысы да Казан шәһәренә китеп урнашалар, үз көннәрен үзләре күрәләр. Галиулла абый, яшьрәк чакта төрле эшләрдә, соңрак фермада,  һәм амбар мөдире булып эшли.

Әлфия апа төрле эштә хезмәт куя, аның хезмәт кенәгәсендә 40 елдан артык хезмәт стажы бар. “Каенаналы кеше булгач, пенсиягә чыккач та эшләдем, бер көн дә эшсез өйдә утырмадым, декрет ялымны да ял итеп бетермәдем, өйдә әни булгач”, - ди. Тормыш шулай үз уңаена дәвам итә, тормышның шатлыклары белән кайгылары да бергә йөри кайчак. Әлфия апа тормышта югалтуларны да бик күп күрә. Шулай матур гына яшәп ятканда, башта үз әнисен, аннан әтисен, каенанасын, аннан яман чирдән тормыш иптәшен югалта, 70 яшен дә тутырмаган була. Өч апасын, абый-җиңгәләрен, ике кызының кияүләрен яшьтән бакыйлыкка озата ул. Ике кызы – Әнисә белән Нәфисә яшьли тол калалар. Әниләре үлгәч, әтиләре үги әнигә өйләнеп яши. Төрлесен күрә Әлфия апа, каенанасы да бик коры кеше була аның. “Мин тормышта хезмәт итүче генә, тормышка каенанам баш булды, аның сүзеннән чыкмадык”, - ди ул хәзер, үткәннәрне искә алып. Ул вакытта кул арбасы белән тартып, үлән җыялар, урманнан утын ташулар, дисеңме. Әлфия апа бик тырыш, сабыр, түзем, акыллы хатын була. Ул каенанасы, каенапасы, кыскасы, барлык туганнары, күршеләре белән дус-тату гомер кичерә. Хәсрәтнең тагын да ачырагы алда көткән әле, уйламаганда, кинәт кенә 49 яшьлек улын, Әминен җир куенына сала ул. Аның хатыны һәм ике кызы ятим кала.

Әлфия апаның 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Ул балаларының, онык-оныкчыкларының кадерле әниләре, дәү әниләре, карт әбиләре. Ул бүгенге көндә Казан шәһәрендә, кызы Нәфисә тәрбиясендә яши. Алдагы гомереңне дә исән-сау, балаларыңны сөендереп яшәргә язсын сиңа, Әлфия апа.


Николай Александров



Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования