«Өй шартларында суганны кыякка утырту»

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Питрәч  «Шатлык приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре  Апакимова Р.Х. белән «өй шартларында суганны кыякка утырту» – дип исемләнгән экологик - тәҗрибә дәресе уздырды, әлеге дәреснең максаты: суганны кыякка утыртуның уңай шартларын  булдыру.

Бу дәрестә тәрбияләнүчеләр ничек итеп суганны дөрес утыртырга, аны карауның төп шартлары белән таныштылар. Суганның файдасы турында күбрәк белделәр.

Күмәк эш баларны берләштерә, хезмәткә карата хөрмәт, бирелгән эшне җиренә җиткереп башкарырга җаваплылык тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International