Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы давыл вакытында куркынычсызлык чараларын искәртә

2018 елның 3 июле, сишәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда көчле давыл көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кечкенә судно хуҗаларына - суга керми торырга, машина йөртүчеләргә исә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пункттан читкә чыкмаска киңәш итә.

Көчле җил вакытында балконнар һәм ишегалларыннан беркетелмәгән әйберләрне алырга кирәк. Барлык тәрәзәләр дә ныклап ябылырга тиеш. Давылдан йорт диварлары буенда яшеренергә ярамый, чөнки түбәдән шифер һ.б. материаллар очып төшәргә мөмкин. Электр тапшыру линияләре, юл билгеләре, реклама такталары, витриналардан ераграк торыгыз, якын-тирәдәге подъездлар яки йортның подвалында яшеренегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International