Иң шәп Сабан туен сайлап алыйк!

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Сайлау ике этапта узачак. Беренчесе - Вконтакте социаль челтәрендә. Районнар саны 40 тан артык булу сәбәпле, без аларны 6 төркемгә бүлдек, шуңа күрә сайлау башта аерым төркемнәрдә узачак. Бу этап җиңүчеләре икенче - финал сайлауга чыга. Беренче тур сайлавы 25 июннән башлап 11 июльгә хәтле узачак.

Төркемнәр этабында җиңүче районнар Батырлар лигасына узалар. Бу исә икенче тур булачак: "Карта инициатив" сайтында сайлау 16 июльдән башлап 27 июльгә хәтле узачак.

Беренче урын яулаган район "Гөбәдия Сup" призын һәм Сабан туй уздыру буенча Татарстан чемпионы исемен алачак.
 
Икенче урынга лаек булган район "Камыр-Батыр Trophy" призы белән бүләкләнәчәк.
 
Өченче урында урнашкан районга "Өчпочмак Shield" призы биреләчәк.
 
Читтә калмагыз! "Иң шәп Сабан туе кайда узды" соравына җавап бирегез.
 
Ә төркеме:
1 - Апас районы
2 - Буа районы
3 - Чүпрәле районы
4 - Тәтеш районы
5 - Кайбыч районы
6 - Югары Ослан районы
7 - Кама Тамагы районы


Ө төркеме:
1 - Әтнә районы
2 - Арча районы
3 - Балтач районы
4 - Биектау районы
5 - Яшел Үзән районы
6 - Кукмара районы
7 - Саба районы


Ү төркеме:
1 - Теләче районы
2 - Питрәч районы
3 - Лаеш районы
4 - Спас районы
5 - Әлки районы
6 - Мамадыш раойны
7 - Балык бистәсе районы
 
Җ төркеме:
1 - Түбән Кама районы
2 - Чистай районы
3 - Алексеевск районы
4 - Яңа Чишмә районы
5 - Аксубай районы
6 - Нурлат районы
7 - Чирмешән районы
 
Ң төркеме:
1 - Агрыз районы
2 - Менделеевск районы
3 - Алабуга районы
4 - Минзәлә районы
5 - Актаныш районы
6 - Тукай районы
7 - Зәй районы
 
Һ төркеме:
1 - Баулы районы
2 - Ютазы районы
3 - Әлмәт районы
4 - Азнакай районы
5 - Сарман районы
6 - Мөслим районы
7 - Бөгелмә районы
8 - Лениногорск районы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International