Көндәлек һава торышы

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары нигезендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген республикада урыны белән кичке сәгать сигездән башлап һәм тәүлек дәвамында секундына 20 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил көтелә һәм яңгыр явачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бу вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталары һәм витриналардан ераграк торырга кирәклеген искә төшерә. Җил көчәйгән очракта подъездларга, подвалларга яисә җир асты кичү юлларына качып торырга киңәш ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International