Көндәлек һава торышы

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Иртәгә Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлары буенча, төнлә һәм көндез 13 июльдә республикада яшен, 15-20 м/с тизлек белән исүче җил көтелә. Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан булачак. 

Төнлә Казанда +14-16 градус, көндез +23-25 җылы булачак.

Татарстан буенча төнлә +11-16 градус җылы, көндез +21-26 градус җылы булуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International