Питрәч классик музыка мохитенә чумды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Бу елда “Классик музыка марафоны” проекты бишенче тапкыр үткәрелә. Өченче июльдән проектның музыкаль эстафетасы Татарстанның, Башкортстанның һәм Оренбург өлкәсенең ундүрт шәһәрендә һәм районында булып өлгергән, ул дистәләгән мең кешенең игътибарын җәлеп итте һәм аларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте.
Бу кичне яңгыр явып, сибәләп торды, әмма бу фестивальгә килүчеләрнең кәефен төшермәде, аларны куркытмады, кулчатырларны эшкә җигәргә туры килде. Кичәнең программасы планлаштырылган темпта дәвам итте.
Бәйрәм программасының төп блогында фестиваль кунакларын берьюлы берничә профессиональ оркестр чыгышы көтә иде, алар бу кичәгә махсус әзерләнеп килгән, тыңлаучыларны дөнья классикасының иң танылган һәм күңелгә үтеп керерлек композицияләре белән сөендерде.  Паркта үткән зур бәйрәмнән классик музыка яратучылар гына ләззәт алмады, чөнки биредә тагын джаз, Россия һәм чит ил композиторларының заманча композицияләре, популяр кинолардан көйләр яңгырады. Музыкага битараф булганнарның да күңелләрен күрделәр. Чарага килгән кунаклар өчен төрле мастер-класслар, фотозоналар һәм күргәзмәләр көтелмәгәнлек булды.
- Бүген, яңгыр явуга карамастан, җылы кичтә район үзәгендә зур сәнгать бәйрәме, "Классик музыка марафоны" проекты үтә, - диде район мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллина. - Биредә фестиваль кунакларын илһамландырырга һәм аларның кичен төрлеләндерергә тиешле күп санда мәйданчыклар эшли. Бу бию, рәсем ясау буенча мастер-класслар, талантлы рәссамнар эшләреннән торган күргәзмә, шигърият мәйданчыклары.
Әдәбиятчылар аерым мәйданчыкта урын алдылар, анда алар үз композицияләрен тәкъдим итте.
- Сәнгатькә багышланган башка мәйданчыклардан тыш, биредә җирле шагыйрьләр, "Куларыңа каләм алсаң" клубы әгъзалары чыгыш ясый, - дип уртаклашты библиограф һәм шигърият клубы җитәкчесе Надежда Павлова. - Мин якты тәэсирләр белән тулы, авторның үз иҗаты белән уртаклашыр өчен мөмкинлеге барлыкка килүе бик яхшы. Мондый чыгыш ясаулар шагыйрьләргә бик ярдәм итә, алар өчен бу, иң беренче чиратта, тәҗрибә.
Бу бәйрәм классик музыка яратучыларга уңай тәэсирләр һәм чын ләззәт алып килде, шулай ук заман яшьләренә югары академик сәнгатьнең һәркем өчен кызыклы һәм хәтта гади булуын күрсәтте дип өметләнәбез. Бары тик тыңлый белергә генә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International