Питрәч районында "Урман утырту көне" ике меңгә якын катнашучы җыйды.

2018 елның 7 октябре, якшәмбе

Бүген Питрәч районының Иске Шигали авылына "Урман утырту көне» республика акциясендә катнашу өчен ике меңгә якын кеше килде. 

Төрле яшьтәге һөнәр ияләре бүген уртак бер максат – табигатькә сакчыл караш һәм аның байлыгын арттыру өчен берләшкәннәр. 
15 га мәйданда 70 меңгә якын гади нарат, европа чыршысы һәм Себер карагач үсентесе утыртылды. Бу чокыр ятмалары грунтны ныгыту, туфрак кудыруны булдырмау, карны җайга салу һәм башка бик мөһим чаралар өчен эшләнелә.

– 3-4 елдан соң алар төп - саклау функцияләрен башкара башлаячак, - дип билгеләп үтте Матюшино урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин. 
Урман утырту көне зур бәйрәмгә әверелде, һава торышы яхшы кәеф бирде, музыка уйнады, чарада катнашучыларны оештыручылар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итте. Ә соңыннан барысын да чәй, тәмле ботка, бәрәңге белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International