Питрәч районының "Забота" үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе «НАЗ» хәйрия фонды белән берлектә «Әкият» курчак театрына барганнар.
Яраткан язучы Анни Шмидт мотивлары буенча, балалар "Принцесса Крапинка" әсәрен карадылар. Балалар шатлыклы атмосфера тудырган декорацияләр белән сокландылар. Балалар матур курчаклар дөньясына әкияти чумудан һәм тылсымлы сюжеттан соң күңелле тәэсирләр алдылар.