Студентлар коррупциягә каршы көрәш турында фикер алышалар

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

6 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан В. П. Дементьев Казан авиация-техник көллиятенең Ленино-Кокушкино филиалы студентлары һәм укытучылары Коррупциягә каршы марафонда катнаштылар.

Алар Татарстан Республикасында һәм Питрәч районында коррупциянең торышы һәм муниципаль дәрәҗәдә кабул ителә торган профилактика чаралары белән таныштылар. Алар белән очрашуда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В. И. Урысова катнашты, ул студентларны шулай ук «Халыкның коррупция турында фикерләрен өйрәнү» дигән коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Мондый очрашулар 2018-2020 елларда район территориясендә коррупциягә каршы көрәш илкүләм планы чараларын үтәү йөзеннән оештырылды.

Милли пландагы яңалыкларның берсе булып кадрлар хезмәтенең вазыйфаи затлары, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы, коррупциягә каршы көрәш турында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары таләпләре һәм аларны бозган өчен җәза бирү, муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затлар, муниципаль районнарда эшләп килүче Иҗтимагый совет әгъзалары турында хәбәрдарлыкны арттыру буенча чаралар кабул итү тора,  шулай ук муниципаль районда коррупциягә каршы эш нәтиҗәләре, шул исәптән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район  башлыкларының ярдәмчеләре, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы кадрлар хезмәтенең вазыйфаи затлары катнашында үткәрелә торган коррупциягә каршы эш нәтиҗәләре турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерү буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру.

2018 елның 7 декабренә Питрәч 1 нче һәм 2 нче номерлы мәктәбендә дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар, шулай ук хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, җирле үзидарә органнары, мәгариф, мәдәният бүлекләре, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, социаль яклау, сәламәтлек саклау, иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәт вәкилләре катнашында «Мәктәп күзлегеннән коррупцияне профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл утырышы планлаштырылган.

Шул ук көнне район башлыгының ярдәмчесе ТР Хәрби комиссариатының бүлек хезмәткәрләре, шулай ук Питрәч РҮХ табиблары һәм медицина хезмәткәрләре белән очрашулар планлаштырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International