Питрәч полицейскийлары арасында иң көчле йөзүчеләр ачыкланды

11 гыйнвар 2019 ел., җомга

9 гыйнварда "СУЛА" бассейны базасында Питрәч районы полиция хезмәткәрләре арасында ОСОАВИАХИМ-ДОСААФ оешуга багышланган йөзү буенча район ярышлары узды.

Ярышларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге җитәкчесе - Зөфәр Гарәфиев җитәкчелегендәге 30 га якын полиция хезмәткәре катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ир-атлар арасында ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Зөфәр Юнысович 3 нче урынны алды.
Спорт чарасында Эчке эшләр министрлыгы ветераннары да катнашты.
Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны мактау грамоталары һәм акчалата премия белән Татарстан Республикасы ДОСААФ РОҖ Питрәч муниципаль районы Советы рәисе Илдар Бикмухаметов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге башлыгы Зөфәр Гарәфиев бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования