Питрәчлеләргә югары бүләкләр тапшырылды

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Район Советының еллык йомгаклау утырышында питрәчлеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоровка һәм «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ тракторчысы Габделхаким Галиевка «Татарстан Республикасы Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, Тау Иле авыл җирлеге башлыгы Геннадий Шаровка, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдиновка, «Ак Барс» ПВК ҖЧҖ кошчылыкчесе Гөлнара Назаровага Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошинг кул куйган күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International