Питрәч районында "Ветеранны онытма" акциясе уза

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Яшьләр үзәге хезмәткәрләре, "Яшь Гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы активистлары, "Чиста булачак" иреклеләр хәрәкәте волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераны Куприянов Нина Никифоровна һәм тыл хезмәтчәне Әхмәтова Минфәгимә Хәбип кызы белән очраштылар. Аларга йорт, бакча җыештыруда ярдәм күрсәттеләр, чәй өстәле артында алар Бөек Ватан сугышы турында сөйләделәр.
Ветераннар яшьләрне җылы каршы алды һәм яшь буын өчен үгет-нәсихәт бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International