"Бердәм Россия" алдан тавыш бирергә чакыра

2019 елның 24 мае, җомга

26 майда «Бердәм Россия» партиясеннән РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү узачак.

Алдан тавыш бирү көнендә питрәчлеләр бер үк вакытта берничә кандидат өчен тавыш бирә алачаклар. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына төп сайлауларда партиядән яклау алачак.
Тавыш бирү 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барачак.
Хисап участоклары районның биш җирлегендә урнашачак. Питрәч район мәдәният йорты бинасында район үзәге, Кощаково һәм Шигали авыл җирлекләре халкы тавыш бирә алачак. Шәле авылы мәдәният йорты бинасында Екатериновка һәм Колай авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирәчәк. Чыты авыл мәдәният йортында Чыиы, Янсуар, Татар Казысы, Керәшен-Сәрдәсе һәм Күн авыл җирлекләре халкы өчен хисап участогы урнашачак. Ленино Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә Надеждино, Кибәк Иле, Татар Тау Иле халкы тавыш бирәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International