"Скорлупино" фестивале кунакларын каршы ала

2019 елның 21 июле, якшәмбе

"Скорлупино" командасы үзе турында Бөтенроссия күләмендәге иң әһәмиятле бәйгеләрдә инде күптән  белдерде. Фестиваль "Russian Event Awards "Вакыйгалы туризм" өлкәсендә Милли премия Гран-при алды. "Евразия Диво" Халыкара конкурсы призеры булды һәм «2018 елгы милли вакыйга»статусына ия. "Скорлупино" Бөтенроссия фестивале Россиянең иң яхшы 200 вакыйгасы исемлегенә керә. Ә әле күптән түгел генә фестиваль Россия ризыкларының иң яхшы биш җәйге фестивале исемлегенә керде. Тур Старт аналитик агентлыгы Россия төбәкләрендә ачык һавада туристлар арасында популяр гастрономия фестивальләре һәм бәйрәмнәренең рейтингын тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International