2019 елның 23 июленә метеорологик фараз

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 23 июлендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казан буенча

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән яңгыр.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+15º, көндез максималь температура +22..+24º.

Татарстан Республикасы буенча 

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез аерым районнарда яшен.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәюнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +10..+15º, көндез максималь температура +20..+25º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International