Һәр елны, яңа уку елы алдыннан, район эчке эшләр бүлегендә беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшыру тантанасы бара.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиев кулыннан , алты сабый традицион бүләкләр алдылар һәм котлау сүзләрен тыңладылар. Бу изге эшнең иганәчеләре-полициянең шәхси составы. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» район акциясендә катнашалар һәм традиция буенча уку елы башында «Шатлык» алалар приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшыралар.