Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авыл яшьләре» җәйге авыл спорт уеннарына чакыра

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 10 - 15 сентябрендә  Татарстанның  Актаныш  районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышланган  “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.

Авыл спорт уеннары авыл  халкының  сәламәтлеген  ныгыту,  физкультура  һәм спорт белән  актив  шөгыльләнү  өчен  шартлар  тудыру,  авылда  спортның  аеруча  популяр төрләрен  үстерү һәм  авыл  халкы  арасында  сәламәт  тормыш  рәвешен  булдыру  максатларында  үткәрелә.  Ярышларда катнашучылар  өчен  катгый таләп   –  авыл  җирлегендә  яшәү.  

Шуны  билгеләп  үтәргә  кирәк,  республикада  милли  уеннар     колач  җәя  бара.     Беренче  мәртәбә  алар   1998 елда  Зеленодольск шәһәрендә узган  иде, ул  чакта  аларда  бары  тик 28 район гына катнашты.     2011 елдан  башлап бу  ярышларда республиканың  43 районы  да  катнаша. Ике ел саен  уздырыла  торган  бу  уеннар      Буа,  Чистай, Алабуга районнарында  булды,    ике  мәртәбә  Минзәләдә, Зәйдә һәм Мамадышта  узды.    

Быелгы  ярышлар  Актаныш  авылында  узачак.   Финал ярышлары  «Сәләмәтлек» авыл  спартакиадасы  программасы  кысаларында    аркан тартышу,  мас-рестлинг,   милли «Көрәш», җиңел  атлетика, волейбол, өстәл  теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта  буенча  булачак.    Һәм,  әлбәттә, чараның төп өлешен сыер савучылар  һәм механизаторлар арасындагы  ярышлар  тәшкил  итәчәк.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл   халкын  - ярышларда  активлык  күрсәтергә,  ә   авыл  тормышына  битараф булмагана  һәркемне  ярышларда катнашучылар  өчен  җанатарга  чакыра.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International