2019 елның 20 ноябрендә Питрәч муниципаль районы территориясендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2019 елның 8 ноябре, җомга

Ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Питрәч районы, Питрәч авылы, Казан урамы, 7 нче йорт , 14.00 сәгатьтә Питрәч 2 нче урта мәктәбенең актлар залында узачак.

Бу көнне балалар хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары, шулай ук ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре кебек максатчан төркемнәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча лекцияләр һәм семинарлар үткәреләчәк. 

Чарада вәкилләр катнашачак:

полиция бүлекләре;

Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе;

җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе;

социаль яклау бүлеге;

опека һәм попечительлек органнары;

мәгариф идарәсе;

нотариус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International