Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларын Аграр университетка Ачык ишекләр көненә чакыра

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

16 ноябрьдә   11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр    университеты Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме белән  Ачык  ишекләр  көне үткәрә.    

Бу көнне  абитуриентлар  һәм аларның  ата-аналары  университет җитәкчелеге белән очрашалар, белгечләр  әзерләү  юнәлешләре  белән танышалар һәм  2020 елда югары  уку йортына  кабул  итү  үзенчәлекләрен  беләчәкләр.   Югары  уку йортын  тәмамлаганнан  соң туган  якларына  кайтып  эшләргә теләүче чыгарылыш  сыйныф  укучылары  һәм студентлар  өчен  максатчан уку программалары һәм  башка  төрле  дәүләт  ярдәме  чаралары  турында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  вәкиле  сөйлиячәк.  

Чара  түбәндәге  адрес буенча узачак:    Казан шәһәре,   К. Маркс ур.,  65 йорт, Икътисад  институты  бинасында  (актлар залында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International