Авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларның кыскартылган эш көненә хокукларын беркетүче законга кул куелды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдә Россия  Президенты   Владимир Путин авыл  җирлегендә  яшәүче  хатын-кызлар  өчен   кыскартылган  эш  көнен кертү күздә  тотыла  торган  законга  кул  куйды, бу   документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  урнаштырылган.  

Закон авыл  җирлегендә  яшәүче  һәм эшләүче  хатын-кызларга  кыскартылган  эш вакытын гарантияли – 36 сәгатьтән күп булмаган  эш атнасы карала,  ә  түләү   элеккеге  40 сәгатьлек  эш  атнасындагы күләмдә  кала.  

Хезмәт шартлары  буенча  эш көне  өлешләргә  бүленгән  эшләрдә  хезмәт  өчен  түләү  арттырылган  күләмдә  билгеләнә,  ул  закон  үз  көченә кергән  көнгә  гамәлдә  булган хезмәт  өчен  түләү  күләменнән  кимрәк  була  алмый.    

«Законның  әлеге  нормасы аклана  дип саныйм,  чөнки  авыл  халкының  тормыш  рәвеше  шәһәр тормышыннан  шактый  аерыла.   Күп  гаиләләр  шәхси  хуҗалык  тоталар,  ә бу  инде  өстәмә  мәшәкать.   Моннан  тыш,  йорт эшләренең  күпчелек  өлеше,  балаларны  һәм гаиләне  карау  хатын-кызлар  өстендә.   Шуңа  күрә  авылда  хатын-кызларның   кыскартылган  эш  атнасына  хокукларын  беркетүне уңай  бәялим", - дип  билгеләп  үтте  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров.

Шуны  әйтергә  кирәк,  кабул  ителгән    федераль  закон яңалык  кертү  түгел,  ә  авыл  җирлегендә  яшәүче  хатын-кызларның  законлы  хокукларын    раслау  гына  ул. Авылда  хатын-кызлар  өчен  кыскартылган  эш  атнасы  РСФСР Югары  Советының  1990 елгы  "Авылда  хатын-кызларның, гаиләнең хәлен, аналарны  һәм  балаларны  саклауны  яхшырту  буенча  кичектергесез  чаралар  турында"гы Карарында  каралган  иде.     Бу Карар  Хезмәт  кодексында  чагылдырылмады, шуңа  күрә   СССР чорындагы  башка норматив  актлар белән  бергә  аның  да  гамәлдә  булуы  тукталган  булырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International