Татарстан Росреестрында күчемсез милекнең кадастр бәясен дәгъвалау сораулары буенча "кайнар линия" эшләячәк

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

3 декабрьдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милекнең кадастр бәясе һәм аның дәгъвасы белән бәйле сораулар буенча кайнар телефон линиясе үткәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына кадастр бәяләве үткәрми, бары тик кадастр бәясе турындагы мәгълүматның хуҗасы гына булып тора. Теләгән һәркем аны Росреестр сайтында белә ала - rosreestr.ru. 

Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова җавап бирәчәк. 

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез.   

 

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International