Питрәч районында "Экология" илкүләм проекты буенча яңа чистарту корылмалары барлыкка киләчәк

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Чистарту корылмалары Питрәч һәм Кощаково авылларында төзеләчәк

2020 елда "Экология" илкүләм проекты безнең районның ике авылында яшәүчеләргә кагылачак. Кощаклылыр һәм питрәчлеләр булган чистарту корылмаларының күптән искерүенә һәм заманча таләпләргә җавап бирмәвенә зарланды. Аларның үтенечен ишеттеләр, ОЧС төзелешенә проект әзер инде.
Әлбәттә, «Экология» илкүләм проекты күп очракта урманнарга кагыла. Татарстанда 2019 елда 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. 2020 елда республикада урманнарны саклауга федераль бюджеттан 200 млн. сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн.сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International