Үз сәламәтлегегезне саклагыз - өйдән чыкмыйча гына Пенсия фонды хезмәтләреннән файдаланыгыз.

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Коронавирус таралуга юл куймас өчен, ПФРның клиентлар хезмәтләрендә кешеләр күп җыелмасын өчен, РПФның Питрәч районындагы идарәсе Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә Пенсия фонды сайтында www.pfrf.ru, шәхси кабинет аша алу мөмкинлеге турында искәртә.

Пенсия фондына бару кирәк булган очракта, алдан язылу сервисыннан, шулай ук шәхси кабинетта, РПФ сайтында файдаланырга киңәш итәбез.

"Моннан тыш, кирәкле консультацияне 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәгендә алырга мөмкин", - дип билгеләп үтте республика Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International