ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Җәйге эссе көндә халык су коенырга ашыга. Күп кенә кешеләрне саф һава, кояш, су һәрвакыт җәлеп итә. Коенудан ләззәт алу белән бергә, кайбер очракларда үкенечле нәтиҗәләр дә була. Бу күңелсезлекләр, күп кенә очракта, суда үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен белмәүдән килеп чыга. Бәхетсезлек очракларының анализы, кешеләрнең күбесе исерек хәлдә булганлыгын күрсәтә.

 

Татарстан Республикасында начар метеоролог күренеш. 

Район башлыгы Илһам Кашапов Кощак кирпеч заводына барды. Бу безнең республикада керамик кирпеч җитештерүче иң зур завод. Завод директоры Нурислам Җамалетдинов кунаклар өчен завод буенча экскурсия үткәрде, кирпеч җитештерү процессы турында сөйләде. Шулай ук ике як та киләчәктә үзара отышлы хезмәттәшлек һәм тулаем заводның үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында республика күләмендәге Питрау бәйрәме инде унтугызынчы тапкыр үткәрелде. Анда питрәчлеләр дә актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International