ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Җәйнең икенче яртысына чыктык, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң җаваплы һәм кызу чор килеп җитте. Уракка төшәргә дә санаулы көннәр генә калып бара, машина-трактор паркларында комбайнчылар үзләренең “кыр корабларын” иген басуларына чыгарга әзерли. Шулай ук кырларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә, фермаларда ремонт эшләре бара.

Соңгы өч елда безнең республика спорт корылмалары төзелеше буенча иң алга киткән республикага әйләнде. Төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен инфраструктура кечкенә район үзәкләрендә дә барлыкка килә. Шундый объектларның берсе – бассейн, республика программасы буенча Питрәчтә дә төзелде. Узган җомгада махсус комиссиянең чираттагы җыелышы үтте, анда шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашты. Алар объектның куллануга тапшыруга әзерлеген тикшерде.

Питрәчтә, кош гриппы таралу куркынычы булу сәбәпле, «Скорлупино» фестивале булмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International