Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. хәрәкәтле уеннар буенча “Иң кыю” дигән эстафета үткәрде. Максаты: дуслык һәм бердәмлек тәрбияләү.
Балалар үзләренең, җитезлекләрен, кыюлыкларын күрсәтеп ярышларда катнаштылар,. Ике командага бүленеп, алар сикерү, йөгерү һәм башка ярыштыларында көч сынаштылар.
Шундый ярышлар спортка уңай караш һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыра.