2019 елга Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының
мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пункты, «Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында» 2013 елның 30 декабрендәге 1096 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
Расларга 2019 елга кушымта итеп бирелә торган:
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының финанс-бюджет палатасын тәэмин итәргә:
әлеге карарның 1 пункты белән расланган Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен финанслау нормативлары нигезендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен финанслау.
Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килә торган хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла.
Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Шәйхисламова А. С. йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе А. В. Хәбибуллин