2019-2023 елларга Питрәч муниципаль
районында кече һәм урта эшмәкәрлеккә
ярдәм итү һәм аны үстерү программасын
раслау турында
Кече һәм урта эшмәкәрлекне нәтиҗәле эшләтү һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатларында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
1. 2019-2023 елларга Питрәч муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү программасын расларга.
2. Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә программаны үтәү буенча чаралар үтәлешен оештыруны тәэмин итәргә
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.
Муниципаль район
башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Хәбибуллин