Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы карары 2018 елның 22 ноябре № 172 "2017 - 2020 елларга Питрәч муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасын гамәлгә ашыру барышы турында"

Өченче чакырылыш Татарстан Республикасы

Питрәч муниципаль районы Советының егерме икенче утырышы

 

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы

карары

 

2018 елның 22 ноябре                                                                                        № 172

 

2017 - 2020 елларга Питрәч муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасын гамәлгә ашыру барышы турында
 

«2017 - 2020 елларга Питрәч муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасын гамәлгә ашыруның барышы турында» доклад тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы карар кабул итте:

1. 2017-2020 елларга Питрәч муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасын гамәлгә ашыру барышын канәгатьләнерлек дип танырга.

2. Тәкъдим итәргә:

2.1. район башкарма комитетына хокук саклау органнары һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары белән берлектә:

- җәмәгать урыннарында кылынган хокук бозуларны кисәтү буенча эшне көчәйтергә, әлеге чараларга төрле милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмаларны, җәмәгать берләшмәләрен һәм гражданнарны җәлеп итәргә;

- иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларның социаль адаптациясен һәм реабилитациясен тәэмин итү буенча эшне дәвам итү;

- квартал саен җәмәгать тәрбиячеләренең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышларында башкарылган эшләр турында хисапларын тыңларга;

2.2. авыл җирлекләре башлыкларына «Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне исәпкә алу һәм мониторинглау»  мәгълүмати системасында эшне активлаштырырга;

2.3. белем бирү оешмалары җитәкчеләренә уку һәм яшәү урыны буенча шәхси тәрбия эшен оештыруга аерым игътибар юнәлтеп, яшүсмерләр җинаятьчелеген профилактикалау буенча өстәмә чаралар күрергә.

3. Әлеге карарны Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында (www.pestreci.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга (халыкка игълан итәргә).

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Питрәч муниципаль районы Советының социаль мәсьәләләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр эшләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 


Питрәч муниципаль районы башлыгы                                                  И.М. Кашапов

pdf
Скачать текст
PDF, 642.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International