"Татарстан Республикасы Питрэч муниципаль районы Башкарма комитеты турында Нигезлэмэне раслау турында" 2019 елның 25 июлендәге 210 номерлы карары

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты турындагы нигезләмәне «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы уставына туры китерү максатларында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы карар кабул итте:

1.   Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмәне расларга.

2.   «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты турында Нигезләмәне раслау хакында» Питрәч муниципаль районы Советының 2014 елның 11 апрелендәге 163 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3.   Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматның рәсми порталында (www.pravo.tatarstan.ru) һәм Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында (www.pestreci.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

4.   Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

5.   Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

 

 

 

 

Питрәч муниципаль районы башлыгы                                                       И. М. Кашапов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 315.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International