COVID-19 авырулар белән эшләүче медикларга стаж икеләтә күләмдә исәпкә алыначак

2020 елның 17 октябре, шимбә

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Питрәч районындагы идарәсе коронавирус йогышы белән авыручы һәм коронавируска шикләнгән пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хәбәр итә, РФ Хөкүмәтенең 6.08.2020 ел, № 1191 карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә.

Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу белешмәләре нигезендә расланачак. Ә яңадан исәпләү документларына үзгәрешләр керткәнче-эш бирүченең билгеләнгән тәртиптә бирелә торган документлары.

Исегезгә төшерәбез, медицина хезмәткәрләре махсус стажлары булган очракта вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы (мәсәлән, авыл җирендә кимендә 25 ел эшләү яки шәһәрләрдә 30 ел эшләү). Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу срогы махсус стаж эшләп чыгару датасыннан һәм аңа мөрәҗәгать итүне кичектереп тору чорыннан чыгып исәпләнә.

2020 елда отсрочка вакыты ел ярым тәшкил итә. Димәк, кирәкле махсус стаж 2020 елда эшләнсә, пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итү срогы ел ярымга кичектереләчәк, әгәр 2021 елда – өч елга, 2022 елда – дүрт елга. 2023 елдан һәм алга таба да махсус стаж эшләп чыгарганнан соң кичектерү вакыты биш ел тәшкил итәчәк.

 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8-800-600-0357

ТР Питрәч районындагы РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 8(84367)30478, 30481

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International