Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем бирүне оештыру турында мәгълүмат бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү хакындагы нигезләмәне раслау хакында
Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
1. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем бирүне оештыру турында мәгълүмат бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү хакындагы нигезләмәне расларага.
2. Әлеге карар «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми сайтында www.pestreci.tatarstan.ru адресы буенча һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында веб буенча http://pravo.tatarstan.ru/ адресы буенча басылып чыккан (халыкка җиткерелгән) көннән үз көченә керә.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотам.
Питрәч муниципаль районы
башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Хабибуллин