Питрәчнең “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр каникул көннәрен заяга уздырмыйлар

22 марта 2016 г., вторник

Бу конкурсны музыкаль җитәкче Татьяна Угарова  оештырды. Бу чараның максаты -  балалар коллективының бердәмлеген ныгыту һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Тәрбияләнүче балалар зур кызыксынучанлык һәм теләк белән конкурска әзерләнә башладылар: ике командага бүленеп костюмнар, театраль зарисовкалар, җырлар, шигырьләр, биюләр әзерләделәр. Аннары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: Альберт конферансье булды, Рәзинә “Әни” дигән җыр башкарды, Эльвина һәм Ләлә матур эшләпәләр коллекциясе тәкъдим иттеләр, Роман үзен “брейк-данс” стилендәге биюдә күрсәтте. Чара барышында алкышлар тынып тормады. Балалар һәрбер конкурста актив катнашты һәм иҗади шәхес буларак ачылдылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International