Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль
районы Башкарма комитетында
мәгълүмати куркынычсызлык өчен
җаваплы затны билгеләп кую турында
«Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законда каралган һәм аның нигезендә дәүләт яисә муниципаль органнар булып торучы норматив хокукый актлар, операторлар кабул ителгән бурычлар исемлеген раслау турында» 2012 елның 21 мартындагы 211 номерлы карары нигезендә:
1. Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетында мәгълүмати куркынычсызлык өчен җаваплы итеп Мышев Александр Владимировичны - Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының IT-белгечен билгеләргә.
2. «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетында мәгълүмати куркынычсызлык өчен җаваплы затны билгеләү турында» 2019 елның 05 декабрендәге 462 номерлы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең күрсәтмәсе үз көчен югалткан дип танырга.
Муниципаль район
башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Хәбибуллин