Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында

Хөрмәтле питрәчлеләр, COVID-19 инфекциясе куркынычы югары булган эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 14 декабренә планлаштырылган гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне срокларын эпидемиологик хәлне тотрыкландыру чорына кадәр күчерү турындагы тәкъдиме хупланды.

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрү вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Гражданнарны шәхси кабул итү йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу шартларында Россия һәм чит ил гражданнарының, гражданлыгы булмаган затларның, гражданнар берләшмәләренең, шул исәптән юридик затларның, дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына шәхси мөрәҗәгатьләре һәм запрослары белән эшләү буенча Методик рекомендацияләрне куллану тәртибе нигезендә үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне 2013 елдан башлап федераль һәм региональ хакимият органнары тарафыннан РФ Президенты кушуы буенча үткәрелә һәм гражданнарны шәхси кабул итү һәм консультация бирүне күздә тота.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 16:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International