«Сүзләрдән шигъри мәрҗән үрдем»

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Керәшен Сәрдәсе авыл китапханәсендә «Сүзләрдән шигъри мәрҗән үрдем» исемендәге авылдашыбыз, китапханәнең актив китап укучысы Романова Г.Ф. белән очрашу булып узды. Галина Филипповна кызыклы әңгәмәдәш, моләем, сөйкемле ханым гына түгел, ул әле үзенчәлекле, гади  шигырьләр дә язучы һәм бу очрашу да анын шигырьләрен тыңлау өчен оештырылды. Очрашу бик кызыклы булды, балалар сораулар биреп, игътибар белән катнашып  утырдылар. Галина Филипповна  олыраклар белән дә очрашырга, чыгыш ясарга ризалыгын белгертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International