“Китап аша әхлаклылыкка”

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

6 февраль көнне, үзәк китапханә хезмәткәрләре һәзерге заман яшьләре белән “Китап аша әхлаклылыкка” дигән бәхәс үткәрделәр. Нәрсә ул әхлаклылык? Бу сорауны хәзерге заман яшьләренә бирсәң, күбесе җавапны таба алмый. Чыннанда, нәрсә аңлата бу искереп баручы сүз? Күпләребез өчен дөнья китап аша ачыла. Китап кешенең тормышка карашын үзгәртә ала, ул укучы өчен бик күп серләр ача. Хәзерге интернет, компьютер, яңа технологиялар заманында да, кеше тормышында китапның роле бик зур. 

Укыгыз әдәбиятны, бушка вакыт уздыруга санамагыз. Китап сезне кешелекле, гадел булырга өйрәтә, әхлаклылыкка алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International