“Сәламәтлек көне”

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

    “Сәламәтлек көне” – бик күңелле һәм яхшы кәеф, сәламәтлек  алып килүче бәйрәм. 11 февральдә, Күн авыл мәдәният йорты китапханә белән бергәләп, элеге күңелле бәйрәмне үткәрделәр. Программада булган төрле – төрле ярышлар, конкурслар катнашучыларга бик яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте. Барлык катнашучылар да уеннарда бик актив катнашып кызыклы призларга ия булдылар.

     Саф һавада рәхәтләнеп күңел ачканнан соң чарада катнашучылар кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International