Питрәчтә, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге LA PRIMAVERA Казан камера оркестры район үзәге мәктәбе укучыларына, шул исәптән “Шатлык” социаль приюты һәм коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә бушлай концерт күрсәтте. Концерт Мәдәният йортында үтте.
“Мин - яхшылык итүче” социаль-иҗат проекты Татарстанда 2015 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Ул яшь музыкантларны, биючеләрне, рәссамнарны, дизайнерларны, аниматорларны берләштерә. 3 ел дәвамында 60 хәйрия иҗат акцияләре үткәрелгән, хәрәкәт 2000 нән артык кешене колачлаган.
Источник http://pestrecy-rt.ru