Авыл кешесенең тормыш мәгънәсе хезмәттә.

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

– Әгәр дә бернинди проблемалар да, сораулар да булмаса, авыл юкка чыгар иде, – ди авыл җирлекләре башлыклары. – Әгәр кеше исән икән, аңа  һаман нәрсәдер эшләргә, үсеш алырга, иҗат итәргә кирәк.

Авыл башлыклары   авыл тормышындагы проблемалар, андагы эшләр турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Әмма  бер көндә  барысын да тыңлап өлгерергә кирәк, шуңа күрә  бу юлы  регламентны катгыйландырдылар:  һәр авыл җирлеге башлыгына хисап тотар өчен бирелгән вакытны ком сәгате белән исәпләп бардылар.

Бу язда  районның һәр авыл җирлеге башлыгы санитария-экология икеайлыгында актив катнашты: үз территорияләрен зур темплар белән чүп-чардан чистарттылар,  узган елгы  агач яфракларын җыеп түктеләр, агачларны агарттылар, коймаларны буядылар, һәйкәлләрне яңарттылар,  агач утыртуда катнаштылар, хәзер инде чәчәкләр утырталар. Чүп-чар мәсьәләсе Иске Шигали авылында проблемалы кала. Бу вакыт эчендә  дүрт санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылды, әмма авыл һаман чүпкә батуын дәвам итә. Бу очракта чүпкә батучыларны коткарып калу  аларның үз кулларында бит. Бу атнада авылда  тагын бер өмә үткәрергә вәгъдә итәләр.

Киңәшмәдә һәр авыл җирлеге башлыгы да үз авылларында яшәгән инвалидлар турында сөйләде.

Инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе җиңел түгел. Безнең районда эшкә сәләтле яшьтә 888 инвалид исәпләнә, аларның 218е инде эшли, 228 инвалид эшче төркемгә керә.

- Районның барлык авыл җирлекләрендә диярлек май ае дәвамында түгәрәк өстәлләр үткәрелде, июньдә без булырга өлгермәгән авылларга барырга планлаштырабыз. Бу очрашуларга без инвалидларны да, нәкъ тә шушы җирлектә эш белән мәшгуль булган потенциаль эш бирүчеләрне дә чакырабыз. Мондый җанлы диалог вакытында кайбер инвалидларның инде эшләгәннәре, әмма официаль рәвештә рәсмиләштермәгәннәре яисә инде шәхси ярдәмче хуҗалыкка ия булулары, кайберәүләргә сәламәтлек торышы эшләргә ирек бирмәве ачыкланды. Шул рәвешле, без һәрбер инвалид белән тыгыз аралашабыз, - ди Питрәч халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ләйлә Гаязова.

2017 елда расланган юл картасы нигезендә, 89 инвалидны эшкә урнаштырырга кирәк. Шуңа күрә районда махсус алар өчен 16 вакансия булдырылган, моннан тыш, хәзер авыл җирлекләрендә инвалидларны вакытлыча яки җәмәгать эшләренә урнаштыралар. Күн авылыннан Мәүлия Сәйфетдинова нәкъ тә шул рәвешле эшкә урнашкан, хәзерге вакытта ул төзекләндерүдә мәшгуль.

- Без, авыл кешеләре, хезмәткә ияләнгән. Мин аягыма операция ясаттым һәм, нәтиҗәдә, биш ел элек инвалидлык алдым, миңа эшләү җиңел түгел иде. Хәзер мин эш белән мәшгуль булырга, кешеләргә файдалы булырга телим. Миңа көчемнән килә торган эш тәкъдим иткәндә, мин бик теләп ризалаштым, - ди ул.

Хәзерге вакытта авылларда үзара салым җыю программасын гамәлгә ашыруга әзерләнәләр: смета документациясен тутыралар. Тиздән район авылларында эшләр башланачак, кайдадыр юлларга вак таш җәячәкләр, кайдадыр урам яктырту системасына реконструкция ясаячаклар һәм башкалар.

Июнь аена авыл җирлеге башлыклары алдында тагын бер мөһим бурыч - һәркемнең яраткан Сабантуй бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International