Көндәлек һава торышы

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Республикада яшенле яңгыр, боз явачак, көчле җил исәчәк.

Иртәгә, 20 июньдә, иртән һәм кичен Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына - 15-20, урыны белән 21-26 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда 11.00 – 15.00 сәгатьләрдә урыны белән яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International