Питрәчле Мамадышта Питрау бәйрәмендә “Керәшен чибәре” конкурсында район данын яклаячак

2018 елның 14 июле, шимбә

Иртәгә Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме – Питрау үткәрелә. Республика Питрау бәйрәмендә, әлбәттә инде, питрәчлеләр дә катнашачак. Керәшен-Сәрдәсе авылыннан “Сәяр” ансамбле дә бу мәйданда чыгыш ясарга җыена. Укучыларыбыз белгәнчә, әлеге ансамбль солистларының берсе безнең районны биредә ел саен уздырыла торган “Керәшен чибәре” конкурсында тәкъдим итәчәк, дип яза район газетасы. 

Җиде ел элек Керәшен-Сәрдәсеннән берничә яшь егет һәм кызны иҗатка, музыкага, җырга һәм мәдәнияткә карата булган мәхәббәт берләштерә. Шулай итеп “Сәяр” коллективы туа. Яшьләр туган авыллары халкы – керәшеннәр мәдәниятен үз иҗатларына нигез итеп алалар. Бүген алар заманга яраклаштырып танылган керәшен халык җырларын да, популяр эстрада композицияләрен дә башкаралар.

- Безнең үзенчәлек шунда: без традицион фольклор мотивларын яшьләрчә дәртле көйгә салабыз, күп халык ансамбльләре кебек баянга түгел, ә “минус”ка (вокалы булмаган музыкага) җырлыйбыз, - ди “Сәяр” керәшен вокал ансамбле җитәкчесе Айдар Мәннапов. – Мондый музыка өлкәннәргә дә, яшьләргә дә ошый. Шул ук вакытта, репертуарыбызда халык җырлары өстенлек итә. Безнең костюмнар белән дә шул ук хәл: алар традицион мотивларга, бизәкләргә, төсләргә ия, шулай да алар яңартылган һәм заманча дизайн белән тегелгән. Ләкин без төп традицион элементларны сакларга тырышабыз.

Чыннан да, коллективның образы якты һәм үзенчәлекле. Инде берничә ел алар керәшен яшьләре мәдәниятен безнең районда да, республикада да тәкъдим итәләр. Айдардан тыш, ансамбльдә тагын дүрт кыз – Анна Иванова, Марина Семенова, Алена Яковлева һәм Маргарита Петрова чыгыш ясый.

“Сәяр” вокалчыларына фестиваль сәхнәләрендә һәм мәйданнарында чыгыш ясау, матурлык һәм талант конкурслары жюриларының күңелләрен яулау инде таныш эш. Узган елда “Керәшен чибәре-2017” республика конкурсы лауреаты булып Марина Семенова саналды, ә быел бу титулга Анна Иванова ия булырга тели.

- Соңгы берничә атнада бик нык әзерләндек, - ди Анна. – Ә инде иртәгә Мамадышка барабыз. Мин керәшен халкының мәдәниятен популярлаштыруга, аның этник мирасын саклауга үз өлешемне кертергә тырышам. Шул күрә “Керәшен чибәре” конкурсында катнашырга карар иттем дә инде.

2016 елда “Сәяр” коллективы үзенең бишьеллыгы уңаенннан, беренче юбилей концертын оештырды һәм тәкъдим итте. Бүген алар буыннар бәйләнешен дә саклыйлар – Керәшен-Сәрдәсеннән “Чулпы” керәшен халык ансамбленә йөрүчеләрдән тәҗрибә алалар һәм күп нәрсәгә өйрәнәләр, алай гына да түгел, хәзер инде үз тәҗрибәләрен дә кечкенәләргә тапшыралар. 2014 елдан ансамбльнең спутник-коллективы – “Елмай” балалар хореография төркеме барлыкка килде. “Сәяр” балаларны биергә, җырларга һәм традицион гореф-гадәтләргә өйрәтә.

Иҗади яшьләрнең киләчәккә планнары – “халык ансамбле” исемен яклау. Шулай ук алар республика сәхнәләрен яулауны дәвам итәргә планлаштыралар, мисал өчен, “Туым җондозы” керәшен җырлары башкаручылар конкурс-фестивалендә чыгыш ясарга хыялланалар. Шуңа күрә без, һичшиксез, аларның казанышлары турында әле күп тапкырлар ишетербез, диелгән район хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International