Питрәчлеләр ялларын күңелле дә, файдалы да үткәрә

2018 елның 20 июле, җомга

Җәйнең иң кызу чоры, кызу июль ае. Питрәч яшүсмерләре буш вакытларын күңелле генә түгел, файдалы итеп тә үткәрергә, җәйге каникуллар вакытында акча эшләп алырга уйлаган.

– Балалар район үзәгендәге паркларны, скверларны төзекләндерү белән мәшгуль, – диде бер идарәче компания җитәкчесе Юрий Свиридов. – Кагыйдә буларак, алар көнгә дүртәр сәгать эшлиләр һәм авыр эш башкармыйлар: чүп үләннәрен утыйлар, су сибәләр, буйыйлар. Без әлеге яшүсмерләр ярдәмендә безнең белгечләрнең хезмәтләрен җиңеләйтергә тырышабыз, шуның белән аларга тагын да катлаулырак проблемаларны хәл итәргә күбрәк вакыт калдырабыз. Әмма шуңа да карамастан, яшүсмерләр белән эшләгәндә алар янәшәсендә һәрвакыт олы кеше булырга тиеш.

Тулаем, эш чорында безнең яшүсмерләр белән нинди дә булса катлаулы проблемага юлыкканыбыз булмады, әлбәттә, кайвакыт вак-төяк проблемалар булгалый, әмма болар барысы да кемнеңдер бу эшкә яраклашкан, ә кемнеңдер әле яраклашмаган булуына гына бәйле. Бу гадәти күренеш, балалар яшь бит әле. Аларга вакытларын болай үткәрү бик файдалы, шулай итеп без аларны хезмәткә өйрәтәбез.

- Яшүсмерләрнең барысы да район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша җәйге каникуллар вакытында эшкә урнаштылар. Без аларга матди ярдәм күрсәтәбез, шулай ук эш бирүчеләр дә аларга хезмәт хакы түли, - ди район мәшгульлек үзәге директоры Ләйлә Гаязова.

Перчков урамындагы паркта алты яшүсмер чүп утый. Әлеге эссе көндә алар баш күтәрмичә эшлиләр.

- Без беренче июньнән, ягъни каникулларның беренче көненнән алып эшлибез инде, әмма моңа һич тә үкенмибез, - диләр кызлар. – Бу безнең өчен беренче тәҗрибә, кайвакыт бик авыр була, әмма без бирешмибез. Чөнки безнең һәркайсыбыз үзе мөстәкыйль рәвештә акча эшләргә һәм әти-әниләргә карата матди бәйлелекне аз гына булса да киметергә тели.

- Гомумән алганда, безнең эш көне 4 сәгать вакыт тәшкил итә, әмма бу вакыт эчендә нәрсәнедер эшләп бетерергә өлгермәгән очракта, без үз теләгебез белән калып эшне төгәлләргә тырышабыз, - диде кызларның берсе Регина Зарипова.

- Шәхсән минем өчен төп авырлык – һава торышы, - ди яшүсмерләрнең берсе Илсаф Нәбиуллин. – Эссе көн – ул яхшы, бигрәк тә су коенганда һәм күңел ачканда, ә менә кояш астында эшләү бик авыр.

Әти-әниләр, әлбәттә, үз балалары белән горурланалар, ләкин, яшүсмерләрнең сүзләре буенча, аларны җәйге каникуллар вакытында эшләргә мәҗбүр итмәгәннәр, ә киресенчә, мондый идеядән үгетләп кире күндерергә дә тырышып караганнар һәм уку елы алдыннан ял итәргә киңәш иткәннәр. Сүз уңаеннан, әлеге яшүсмерләр унынчы сыйныф тәмамлаганнар, һәм алда аларны авыр, вакыйгаларга бай ел көтә. Шуңа күрә буш вакытларында алар ял итеп кенә калмыйлар, уку турында да онытмыйлар. Мисал өчен, кызлар инде БДИга әзерләнәләр, ә инде август аенда бер үк вакытта эшләргә дә, факультатив дәресләргә йөрергә дә планлаштыралар. Әлегә алар моңа авырлык белән карыйлар, шулай да, бар да яхшы булачагына ышаналар.

Мондый ситуацияләрдә яшүсмергә ярдәм итү һәм шулай ук аның җәйге каникуллар вакытында эшләргә теләвен һәрьяклап хуплау бик мөһим. Мәшгуль яшүсмер эшсез йөрмәячәк, ә акча бәясен белгәч, һәр нәрсәгә җаваплылык, җитдилек белән караячак. Шулай да, ахыргы карарны бала белән фикерләшеп, бары тик әти-әниләр генә кабул итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International