Күн авылында республика программасы тулы куәткә эшли

2018 елның 24 августы, җомга

Күн авылында яшәүчеләр үзара салым программасында һәр елны катнаша. Алар аны һәрвакыт хуплый, чөнки аның нәтиҗәсен күрәбез, әлеге программа ярдәмендә авыл күзгә күренеп үзгәрә, матурая бара, ди алар. Быел монда үзара салым акчаларына авылның иң озын урамнарының берсендә юлларга вак таш җәяргә булганнар.

– Кави Шакиров урамы безнең авылда иң озын урамнарның берсе, ул өч километрдан артыграк, әлегә мең километр арада гына эш алып барыла, – диде Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгат Баһауов. – Бездә республика программасы беренче көннән эшли, без анда дүртенче ел рәттән катнашабыз. Авыл халкы аның кирәклеген яхшы аңлый, иң мөһиме алар үз акчаларының нәрсә өчен тотылуын күрә. Без беренче елны Пионер, Тукай урамнарында юлларны ремонтладык. Аннан соң Мәктәп, Конова урамнарында юлларга вак таш җәйдек һәм автомат насос белән су башнясы урнаштырдык. Җәен авылда су күп тотыла, шуңа да бездә барлык өч башня да тулы көченә эшләргә тиеш, хәзер су белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Кышын бары тик бер генә – Кызыл Яшьләр авылындагы башня гына эшли, ул суны чишмәдән суырта.
Күн, Әлбәден, Кызыл Яшьләр авылларында, шулай ук әлеге программа нәтиҗәсендә энергияне аз сарыф итүче лампочкалар урнаштырдык. Элек урамнарны туксан лампочка яктырткан булса, хәзер алар ике йөз.
Бездә ел саен үзара салымда катнашкан 98-99 процент кеше акча тапшыра. Быел 310 мең җыйдык, республика ярдәмендә, гомуми сумма 1 миллион 550 мең сум тәшкил итте. Без авыл белән җыйган 1 сумга республика 4 сум өсти.
Юлларны ремонтлаудан тыш, бу акчаларны Әлбәден авылында Бөек Ватан сугышында Ватанны яклап һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл куйдык, Кызыл Яшьләр авылында су белән тәэмин итү челтәрләрн үткәрдек. Ә калган акчага мәктәп һәм балалар бакчасы территорияләрендә яктырткычларны алыштырырга планлаштырабыз.
- Юлларны ремонтлау кебек игелекле эштә катнашуыма бик тә шатмын, - ди грейдерист Миңнулла Садыйков, - бу минем туган авылым, мин әлеге Кави Шакиров урамында туып-үстем. Минем балачагым шушы урамда үтте. Монда инде без юлны тигезләдек, су агу торбаларын урнаштырдык, елга комы алып кайттык. Хәзер исә КамАЗлар вак таш ташыйлар һәм катокта тигезлиләр.
Сүз уңаеннан, без Шәледә дә эшлибез, шулай ук анда да Гатаулла Таҗиев урамында ремонт эшләре бара. Игелекле эш үзе көч бирә, шуңа күрә яхшы кәеф белән эшлибез, - ди ул.
- Менә безнең урамга да чират җитте, - диләр Кави Шакиров урамында яшәүче ирле-хатынлы Шәүкәт һәм Рузилә Мрасовлар, - без ел саен әлеге программада катнашабыз, һәм авылыбызның елдан-ел яхшы якка үзгәрүе шатландыра. Элегрәк, көзен һәм язын, яңгырдан соң юлдан йөрерлек түгел иде. Безнең машина юк, әмма улыбыз һәм кызыбыз еш кайта, ә хәзер исә яңа юлдан өйгә кайту аларга икеләтә күңелле булачак. Без әлеге игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International