Пановка көннән-көн үзгәрә, төзекләнә

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Пановка авылының Беренче Май урамында дүрт көн дәвамында юл салу эшләре алып барылды. Йөк машиналары бер-бер артлы вак таш ташыды, грейдер һәм каток эшләде. Бу эшкә барлыгы 6 техника җәлеп ителде.
 Юлның гомуми озынлыгы 600 метр. Бер участокта суүткәргеч торба да суздылар.
Прораб Валентин Пронин сүзләренчә, бу аның эшчеләре юл салу эшләре белән шөгыльләнгән өченче торак пункт.
- Безнең бригада Күн һәм Шәле авылларында шундый ук эшләр башкара. Тагын Янсуар, Надеждино һәм Кибәк Иле авылларында да эшләячәкбез.
- Әлбәттә, пановкалылар, бигрәк тә Беренче Май урамында яшәүчеләр бу вакыйганы күптән көтте. Элегрәк әлеге юллар буенча йөрү мөмкин түгел иде. Юл бөтенләй юк иде дисәң дә була. Хәзер исә ком һәм вак таш җәелгән юл авыл кешеләренең тормышын күпкә җиңеләйтәчәк. Бу эшләрне башкару бер миллион сумлык грант ярдәмендә мөмкин булды.
- Авыл җирлекләре арасында конкурс булды һәм без грант оттык. Средстволарны нәкъ тә шушы юлны салуга тоттык. Авыл халкы, әлбәттә, бик шат, - дип билгеләп үтте Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев.
Бик тиздән Пановка авылында үзара салым средстволарына эшләр башланачак. Республика бүлеп биргән акчалар белән бергә гомуми сумма 625 мең сум тәшкил итте. Аларны урамны яктыртуны модернизацияләүгә тотарга планлаштыралар.

 

Авылда иске яктырткычларын яңага алыштырачаклар, хәзер алар 54 түгел, 94 булачак. Үзара салым пановкалыларга берничә проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирде. Биредә программа средстволарына яңа скважина  казыдылар һәм җиһазландырдылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне яңарттылар, мәктәптән алып авыл үзәгенә кадәрге җәяүлеләр юлын төзекләндерделәр. Киләсе елда, референдумда тәкъдимне хуплап һәм ярдәм алып, пановкалылар Үзәк урамын төзекләндерә алачаклар.
Тукай урамы буенча 6 нчы йортны капиталь ремонтлау буенча да эшләр башланды, төзүчеләр иске түбәне яңага алыштыруга керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International