25 октябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Ленино-Кокушкино" дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында «Халкыбызның үзе кебек»дип исемләнгән язучы иҗатына әдәби сәяхәт үткәрделәр. Чарага П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжының 2-4 курс студенткалары чакырылган иде.
Китапханәче Нуриева А. И. катнашучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Соңыннан 60 елда куелган "Идел суы ага торыр" спектакленнән өзек карадылар. Балалар викториналарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Әдәби сәяхәттә 30 укучы катнашты.