"Күңелле Кар бабай”

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече яшьтәге балалар,  тәрбияче Апакимова Р. Х. белән "Оста куллар"түгәрәгендә үз иҗатын дәвам итәләр. "Күңелле Кар бабай» темасы буенча дәресне планлаштырганда балаларның индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләре исәпкә алынды.

Бурыч:

1) балаларда аппликация буенча практик күнекмәләр тәрбияләргә һәм беркетергә.

2) күз күремен, кулларның вак моторикларын коррекцияләү, логик фикерләү, хәтер, игътибар. Балаларда шатлыклы кәеф тудыру, башкарылган эшләрдән канәгатьләнү.

3) эстетик хисләр, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, матурлыгын үз иҗатында тапшыру теләге.

Балалар зур кызыксыну белән эшләделәр, барысы да практик биремне үтәделәр. Куелган максатка ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International