Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 16 метрга кадәр).
2019 елның 18 гыйнварына
2019 елның 17 гыйнвар 18 сәгатьтән 18 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Иртән һәм көндез буран.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 м, иртән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -9..11.
Көндез максималь һава температурасы -2..-4.
Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз кар.
Иртән һәм көндез кар, урыны белән буран.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 м, иртән урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -9..-14, аязган вакытта -20 гә кадәр.
Көндез максималь һава температурасы -2..7.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.